news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мориц Бауэр сентябрьдә "Рубин" иң яхшы уенчысы дип танылган

Җанатарларның 38 проценты аның өчен тавыш биргән.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Сентябрьдә сакчы Мориц Бауэр Казанның "Рубин" футбол клубының иң яхшы уенчысы дип танылган, дип хәбәр итә казанлылар матбугат хезмәте.

Элегрәк "Рубин" футбол клубы премиаль иганәче «Казаньоргсинтез» ГАҖ белән бергә җанатарлар арасында иң яхшы уенчы өчен тавыш бирү игълан иткән иде.

Команданың рәсми сайтында узган тавыш бирү нәтиҗәләре буенча швейцарияле Мориц Бауэр җиңгән, ул бу сезонда ике гол керткән. Тавыш бирүчеләрнең 38 проценты аны сайлаган.

Сентябрьдә иң яхшы уенчылар өчлегенә шулай ук Руслан Камболов һәм Рубен Рочин кергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot