news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мориц Бауэр "Рубин"нан "Сток Сити" командасына күчте

Казан клубының бер төркем чит ил уенчысы үзенә яңа эш урыны эзли.

Мориц Бауэр "Рубин"нан "Сток Сити" командасына күчте
Ильнар Тухбатов

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). “Рубин” командасының 25 яшьлек сакчысы Мориц Бауэр дүрт ел ярымга Англия Премьер-лигасында чыгыш ясаучы “Сток Сити” клубы белән килешү төзеде. Бу хакта “Рубин” клубының матбугат хезмәте җиткерде.

Мориц Бауэр Казан клубы белән 2016 елның июнендә килешү төзегән иде. “Рубин”га футболчы ул вакытта Швейцариянең “Грассхоппер” командасыннан күчкән иде. Бер ярым сезон эчендә Бауэр “Рубин” өчен 41 уенда катнашты, голга китергән 5 нәтиҗәле пас бирде.

Шунысы да игътибарга лаек: нәкъ менә Казан командасы өчен уйнаган вакытта Мориц Бауэр беренче тапкыр Австрия җыелмасына чакыру алды.

Исегезгә төшерәбез, кышкы җыеннарга китәр алдыннан команданың баш тренеры Корбан Бердыев, бер төркем чит ил уенчысына башка клуб эзләргә кушылуын җиткергән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot