news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Морг хезмәткәрләрен мәетне Ислам кануннарына туры китереп юарга өйрәтергә җыеналар

Диния нәзарәтендә очрашуда моргларда мәетләрне дөрес итеп юу, мәчетләр һәм морглар хезмәткәрләре өчен махсус курслар оештыру турында фикер алыштылар.

Морг хезмәткәрләрен мәетне Ислам кануннарына туры китереп юарга өйрәтергә җыеналар
Владимир Васильев

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). ТР мөселманнарының Диния нәзарәтендә Татарстан моргларында мәетне Ислам кануннарына туры китереп, дөрес итеп юуны тәртипкә салу мәсьәләсе карала.

Бу уңайдан нәзарәтнең мәетләр җирләү хезмәте җитәкчесе Рамил хәзрәт Миңгәрәев ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика суд-медицина экспертизасы бюросы башлыгы Марат Тимерҗанов белән очрашты, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Очрашуда сүз моргларда мәетләрне дөрес итеп юу, мәчетләр һәм морглар хезмәткәрләре өчен махсус курслар оештыру турында барды. 

ТР мөселманнары Диния нәзарәте ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә оештырылучы бу курсларга Республика суд-медицина экспертизасы бюросы базасында моргларда хезмәт куючы санитарлар һәм мәхәлләләрдә мәетне юучы ир-атлар һәм хатын-кызлар, ритуаль хезмәтләр бирүче фирмалар эшчеләре, мәчет хезмәткәрләре чакырылачак.

Моннан тыш, очрашуда алар өчен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлангыч медицина белеме бирүче курслар оештыру мөмкинлеге дә каралды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100