Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
21 июньдә Татарстанда «Валда шинясь» республика мордва мәдәнияте бәйрәме узачак
21 июньдә Татарстанның Тәтеш районы Килдеш авылында «Валда Шинясь» республика мордва мәдәнияте бәйрәме узачак. ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.
«Республикада матур, милли бәйрәмнәр дәвам итә. Быел анда Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 22 коллектив катнашачак. Һәр бәйрәмдә ел саен төрле, яңа төсләр балкырга тиеш, югыйсә аның кызыгы калмый. Һәм без «Валда Шинясь» бәйрәменең елдан-ел үсүен күрәбез», – диде Натфуллин.
Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе урынбасары Наталья Сабитова сөйләгәнчә, программа театральләштерелгән тамаша белән башлана, анда кунакларны борынгы йолалар һәм традицияләр белән таныштырачаклар. Гомумән, кунакларга көне буе йолалар, уеннар һәм традицион ризыклар белән танышу мөмкинлеге тудырыла. Моннан тыш, кунаклар мастер-классларда милли бизәнү әйберләре һәм кием элементлары ясарга өйрәнә алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз