news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мордовиянең Татар Пешләсе авылында милли ризыклар әзерләү буенча мастер-класс узды

Мордовиянең Рузаевка районы Татар Пешләсе авылындагы БИТ-21 модель китапханәсендә Бөтендөнья татар ашлары көне уңаеннан традицион татар ризыкларын әзерләүгә багышланган мастер-класс узды. Бу хакта «Юлдаш» газетасының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.

«Милли. Тәмле» дип аталган чара милли ашларның байлыгы белән танышырга теләгән аш-су сөючеләрне һәм татар мәдәниятен яратучыларны җыйды.

Китапханә хезмәткәрләре кунакларга татар халкының гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, гастрономия традицияләре турында кызыклы фактлар белән таныштырды, татар кулинариясе тарихына һәм аның үзенчәлекләренә кыскача күзәтү ясады.

Чарада катнашучылар татар мәдәнияте белән аның кухнясы аша танышты һәм традицион аш-су әзерләү серләрен белде. Китапханәчеләр Татар Пешләсе авылында буыннан-буынга тапшырыла торган кулинария серләре белән уртаклашты.

Кунаклар традицион татар ризыгы – чәкчәкнең ничек әзерләнүен белде. Аларга бу татлы сыйның һәр ингредиенты турында җентекләп сөйләделәр. Чарада катнашучылар процессны күзәтеп кенә калмады, аны әзерләүдә дә актив катнашты.

Соңыннан кунаклар үзләре әзерләгән ризыктан авыз итте.

Китапханәдә мондый мастер-класслар татар кухнясының байлыгы һәм аның традицияләре турында тагын да күбрәк кеше белсен өчен үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100