news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мордовиянең Ромоданово бистәсендә милли ашлар фестивале узган

Мордовиянең Ромоданово бистәсендә милли ашлар фестивале узган
Фото: Мордовия татарларының «Юлдаш» газетасы

Мордовия Республикасының Темников районы Ромоданово бистәсендә В.П.Филатов исемендәге мәдәният һәм ял паркында «ВкусФест» милләтара милли ашлар фестивале узган. Бу хакта Мордовия татарларының «Юлдаш» газетасы хәбәр итте.

Фестиваль район территориясендә яшәүче халыкларның милли мәдәниятен һәм традицион ашларын популярлаштыру, шулай ук милләтара элемтәләрне ныгыту максаты белән оештырылган.

Бәйрәм кунаклары «чәй», «балык» һәм «бал» ишегалларында булган. Төрле халыкларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән район мәдәният һәм ял паркы үзәгендә урнашкан милли ишегалларында танышырга мөмкин булган. Шулай ук фестиваль мәйданында сувенир продукциясе һәм кул эшләре күргәзмә-ярминкәсе эшләгән.

2026 ел безнең илдә Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителде. «ВкусФест-2026» фестивале Ромоданово районының күпмилләтле халкының бердәмлеген күрсәтте. Бәйрәм кысаларында Алтары авылы үзешчәннәренең татар халык лирик җырлары, Трофимовщина авылы ансамбленең рус көйләре, Ромоданово җырчылары башкаруында мордваларның халык җырлары яңгырады, диелә хәбәрдә.

Фестивальдә Ромоданово районының барлык авыл җирлекләре вәкилләре, декоратив-гамәли иҗат осталары, район оешмалары, предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләре катнашкан. Һәр катнашучы конкурска үзе әзерләп милли ризык алып килгән. Кунаклар барлык ризыклардан авыз итә алган һәм үз бәясен биргән.

Чара кысаларында шулай ук «Костюмнар парады» узган һәм концерт программасы тәкъдим ителгән. Фестивальнең иң кечкенә кунаклары өчен аттракционнар, аквагрим ясау мәйданчыклары, шулай ук фотозоналар оештырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot