news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мордовиянең «Орбита» лагерендә «Яшә, туган тел» сменасы булды

Мордовиянең «Орбита» лагерендә «Яшә, туган тел» сменасы булды
Фото: https://tatar-congress.org

10 июльдә Мордовиянең Кочкурово районында урнашкан «Орбита» балалар сәламәтләндерү лагере базасында «Яшә, туган тел» төбәкара белем бирү-сәламәтләндерү сменасын ябу тантанасы булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Туган тел олимпиадаларында җиңү яулаган балалар ике атна дәвамында актив ял итте. Сменаның программасына белем бирү һәм күңел ачу чаралары кертелгән иде.

Сменаны ябу тантанасында Мордовия Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Наталья Юткина катнашты. Ул балаларны смена ябылу белән котлады, аларның казанышларын билгеләп үтте һәм уңышлар теләде.

Чарага Мордовия Мөселман яшьләре берлеге рәисе Динара Шабаева да килгән иде. Ул Рухи-мәдәни үзәк һәм Мордовия татарларының «Якташлар» төбәк милли-мәдәни автономиясе исеменнән сменада катнашучыларны котлады һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot