news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мордовиянең Ләмбрә авылында татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары узды

Мордовиянең Ләмбрә авылында татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары узды
Фото: Мордовия татарларының «Юлдаш» газетасы

Мордовиянең Ләмбрә авылында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары узган. Чара укытучыларның һөнәри осталыгын арттыруга һәм укыту процессына заманча технологияләрне кертүгә багышланган. Бу хакта Мордовия татарларының «Юлдаш» газетасы хәбәр итте.

Ләмбрә авылының 1нче урта мәктәбе базасында «Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә уку грамоталылыгын формалаштыру» дигән темага район семинары оештырылган.

Семинар программасы бай һәм практик юнәлешле булган. Мәктәпнең татар теле укытучысы Алмаз Янгляева 7 «А» сыйныфында «Фольклор. Фольклорның кыска жанрлары» темасына ачык дәрес күрсәткән. Дәрес барышында укучыларның татар халык иҗатына бәйле белемнәре тикшерелгән.

Шул ук вакытта, тәҗрибә уртаклашу өлешендә район укытучылары үз чыгышлары белән таныштырган. Аннан соң укытучылар түгәрәк өстәл артында татар телен укытуның актуаль мәсьәләләре турында фикер алышкан.

Практик өлештә педагог-психолог Эльвира Янгляева укытучылар өчен «Үзеңә юл» исемле психологик тренинг уздырган. Шулай ук тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Елена Лобурева кунаклар өчен «ДАН» тарихи хәтер музее буйлап мавыктыргыч экскурсия үткәргән.

Мондый семинарлар татар теленең белем бирү системасындагы позицияләрен ныгытуда мөһим роль уйный һәм укытучыларга актив тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бирә.

news_right_1
news_right_2
news_bot