Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мордовиянең Ләмберә районында яңа мәчеткә ярымай куелган
Мордовия Республикасы Ләмберә районының Щербаково татар авылында яңа мәчеткә ярымай куелды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада Мордовия Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге, Ләмберә районы хакимияте вәкилләре, депутатлар, Россия мөселманнары Иҗтимагый палатасы әгъзалары, аксакаллар һәм Щербаково авылы халкы, шулай ук күрше татар авыллары вәкилләре катнашты.
Хәбәрдә күрсәтелгәнчә, бу авылда йөз елдан артык мәчетләр төзелмәгән. Озак вакытлар авыл сәүдәгәренең иске йортында намаз укыганнар, ләкин ике ел элек электр үткәргечләре ватылу сәбәпле ул янып беткән.
Ел башында Щербаково авылы һәм башка авыл халкы көче белән, республика җитәкчелеге, Мордовия мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Мордовия мөселманнары» хәйрия фонды актив ярдәме белән яңа мәчет төзелә башлады. Хәзерге вакытта бина тулысынча торгызылган һәм эчке бизәү эшләре башланган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз