news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мордовиянең Ләмберә авылында Габдулла Тукайга багышланган бәйрәм узды

Мордовиянең Ләмберә авылында Габдулла Тукайга багышланган бәйрәм узды
Фото: "Юлдаш" газетасының Вконтакте социаль челтәрендәге битеннән

Мордовиядәге «Юлдаш» газетасында Наилә Насырованың Ләмберә авылында «Аулак өй» милли фольклор бәйрәме узуы турындагы язмасы чыккан.

«Ләмберә авылының «Алмаз» мәдәни-спорт үзәгендә Габдулла Тукай иҗатына багышланган «Аулак өй» милли фольклор бәйрәме булып узган. Анда районның татар мәктәпләре вәкилләре катнашкан.

Билгеле булганча, 26 апрельдә милләтебезнең бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 139 ел тулды. Бу көнне Казан губернасы Казан өязе Кушлавыч авылында (хәзерге ТР Арча районы) указлы мулла Мөхәммәдгариф Мөхәммәтгалим улы белән Бибимәмдүдә Зиннәтулла кызы гаиләсендә булачак шагыйрь дөньяга килә.

Габдулла Тукай кыска гомерендә дә милли поэзиянең классик әсәрләрен тудырды. Иҗаты үзенең күпкырлы, киң колачлы булуы белән таң калдыра. Шагыйрь күп гасырлык татар әдәбиятының, шәрекъ поэзиясенең гуманистик традицияләренә, рус классикасының идея-эстетик казанышларына таянган, халык авыз-поэтик иҗатының иң саф чишмәләреннән көч һәм илһам алган. Ул татар әдәбиятында критик реализм әдәбиятын башлап җибәргән, милли әдәби поэтик телне тудыручы, рус классикасын татар теленә тәрҗемә итүдә беренче югары үрнәкләрне биргән талант, әдәби тәнкыйтьне һәм татар балалар әдәбиятын нигезләүче.

Габдулла Тукайга багышлап үткәрелгән «Аулак өй» фольклор бәйрәмендә Ләмберә районының Аксён, Кривозерье, Пензятка урта, Черемиш, Татар Тавла мәктәпләре командаларыннан бишәр укучы көч сынашкан. Мәсәлән, Татар Тавла мәктәбен Альфия Фатих кызы Муртазина җитәкчелегендә Салькаева Сафина, Абузярова Зарина, Муртазина Азалия, Байгельдина Аида, Алмакаева Айша тәкъдим иткән.

«Бәйрәмнең тематикасы бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган иде. Катнашучылар тирән хис һәм артистлык белән аның классик шигырьләрен укыдылар, халык җырларын башкардылар, татар мәдәниятенең байлыгын һәм тирәнлеген күрсәттеләр», – ди Әлфия Мортазина.

«Аулак өй»нең йомгаклау аккорды Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыренә язылган җырны тантаналы башкару булды. Аның тирән эчтәлекле юллары ана сүзенә карата дулкынланучан мөнәсәбәтен, мәдәни мирас белән горурлануын һәм туган телгә карата уртак мәхәббәтен чагылдырды. Әлеге чара рухи бердәмлек, милләтең белән горурлану, телләрне һәм гореф-гадәтләрне саклауга этәргеч булды».

news_right_1
news_right_2
news_bot