Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мордовиянең Азюрка авылыннан мәдрәсәгә гошер сәдакасе җибәргәннәр
Мордовиянең Азюрка авылыннан мәдрәсәгә гошер сәдакасе җибәргәннәр. Ул ислам динендә авыл хуҗалыгы культураларыннан салым түләүне аңлата, ул уңышның 1/10 өлешен тәшкил итә. Ул урып-җыю вакытында җыела һәм мохтаҗларга таратыла. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Имам-мөхтәсиб Рәшит хәзрәт Абдрәшитов сүзләренчә, Азюрка авылында традицион рәвештә гошер сәдәкасе үзәкләштерелгән рәвештә җыела һәм гадәттә ислам уку йортларына җибәрелә.
Быел 1,5 тонна яшелчә җыелган һәм Татарстанның Мамадыш шәһәре мәдрәсәсенә озатылды. Мәдрәсә директоры Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин укытучылар һәм студентлар исеменнән авыл халкына чын күңелдән рәхмәт белдерде.
«Хәзер авылдан якынча 50 кеше ислам уку йортларында укый. Күпләр үзләре дә укыган һәм мәдрәсәне тәмамлаган. Шуңа күрә студентларга ярдәм итү традициясе ныгып китте, ел саен без ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә тырышабыз», - дип билгеләп үтте имам-мөхтәсиб Рәшит хәзрәт Абдрәшитов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз