Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мордовиянең Азюрка авылында балалар арасында тәҗвид буенча бәйге узды
Гыйнвар ахырында Мордовиянең Азюрка авылындагы Җомга мәчетендә мәктәп яшендәге балалар арасында тәҗвид буенча бәйге узды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тәҗвид – ул Коръән дисциплинасы, аның ярдәмендә Изге китапны дөрес уку күнекмәләре булдырыла. Жюрига Казанның Коръән-хафизлар әзерләү үзәгендә укучы студентлар керде. Бәйге 13 гыйнварда – малайлар, 20 гыйнварда кызлар арасында үткәрелде. Конкурста илледән артык кеше катнашты.
Конкурсантларга темаларны өйрәнү өчен кирәкле исемлекләрне алдан ук бирделәр, шулар буенча алга таба сораштыру үткәрелде. Тәҗвид буенча белемнәрне тикшергән арада, мөгаллимнәр зур булмаган лекцияләр үткәрде һәм бәйгедә катнашучыларга сораулар бирде. Конкурс нәтиҗәләре буенча һәр яшь категориясендә призлы урыннарга лаек булган җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
Һәр катнашучыны бәйрәм табыны көтә иде. Күркәм гадәткә кергәнчә, Мордовия Мөселманнар берлеге вәкилләре кызлар өчен пылау һәм чәй табыны әзерләде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз