Мордовиянең Азюрка (Белозорье) авылы Җәмигъ мәчетендә азан әйтүчеләрнең традицион бәйгесе узды. Катнашучылар биш яшь категориясенә бүленде. Азан әйтүчеләрне ислам уку йортларын тәмамлаучылар, якшәмбе мәктәпләре имамнары һәм укытучылары жюри составында бәяләде. Россия Мөфтиләр шурасы шул хакта яза.
Бәйгегә йомгак ясау тантанасында чыгыш ясаган Мордовия мөфтие Равил хәзрәт Хөсәенов сүзләренчә, күпләр ислам турында беренче тапкыр азан аша белә. Мөәзин - намазга чакыручы кеше тавышы һәр мәчетнең визит карточкасы, шуңа күрә азанны дөрес һәм матур итеп әйтергә өйрәнү мөһим.
Азюрка авылы имам-мөхтәсибе Рәшит хәзрәт Абдрашитов конкурста катнашучыларга һәм кунакларга мөәзиннәрнең оҗмахта югары дәрәҗәдә булуы турында әйтелгән хәдисне искә төшерде. Аннары конкурста җиңүчеләр һәм катнашучылар дипломнар, акчалата призлар белән бүләкләнде, барлык катнашучыларга хәләл кафеларның берсенә бару өчен сертификат тапшырылды, диелә хәбәрдә.