news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мордовиянең Татар Акашы авылында яңа мәчет ачылды

Шушы авылда туып-үскән Алия Кузовкина һәм Мөнирә Агиева мәчет төзелешен башлап йөргән һәм иганәчелек ярдәме күрсәткән.

Мордовиянең Татар Акашы авылында яңа мәчет ачылды
muslim.ru

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Мордовиянең Татар Акашы авылында яңа мәчет ачылды. Мәчетне изге Рамазан аенда ачарга планлаштырган булганнар, әмма коронавирус пандемиясе сәбәпле, мәчетне ачу тантанасын кичектерергә туры килгән. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәчет узган елның язында төзелә башлаган иде. 1848 елда төзелгән иске агач мәчетнең тузган бинасын җимергәннәр. Ике елда яңа мәчет төзегәннәр. Анда 50 кеше сыя.

Мәчет төзелешен авылда туып-үскән Алия Кузовкина һәм Мөнирә Агиева башлап йөргән һәм иганәчелек ярдәме күрсәткән. Шулай ук төзелештә авыл халкы, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләрдә яшәүче якташлар да ярдәм иткән.

Тантаналы чараны Казан ислам университетын тәмамлаган Коръән-хафиз Әхмәт Бәдретдинов Изге Коръән аятьләрен уку белән башлап җибәргән.

Мордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Илдуз Исхаков мәчетнең мөселманнар тормышында нинди зур роль уйнавын билгеләп үтте.Ул мәчет төзелешендә катнашучыларга һәм ярдәм итүчеләргә рәхмәт әйтте. Ул дин кардәшләренең мәчеткә мөселманнар бәйрәмнәрендә генә түгел, ә биш тапкыр намазга да йөрүенә өметләнүен әйтте.

Мөфти мәчеткә сәгать һәм имам өчен намазлык бүләк итте. Тантаналы чара Мордовия мөфтие Илдуз хәзрәт Исхаков җитәкчелегендә беренче күмәк намаз уку белән тәмамланды, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100