news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мордовиянең Азюрка мәктәбе директоры яулык бәйләүгә кагылышлы суд утырышына килмәгән

Адвокат Марат Ашимов мәктәп фикеренчә, моның сәбәбе укытучыларның директордан әхлакый зыянны түләүне таләп итүе булырга мөмкин.

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”, Алмаз Биккол). Бүген Мордовия республикасының Ромодан районы судында гыйнвар ахырында башланган “яулык эше” буенча беренче утырыш узды. Бу хакта Татарстан Республикасы адвокатлар палатасы әгъзасы Руслан Нагиев социаль челтәрдә хәбәр итте.

“Азюрка мәктәбендә яулык бәйләүне тыю буенча беренче суд утырышы узды. Яклаучыларның уңышы турында әйтергә була. Адвокатлар судка мөрәҗәгать иткәч, мәктәп директоры яулык бәйләүне тыю һәм укытучыларга яулык бәйләгән өчен кисәтү карарларын гамәлдән чыгарды. Әмма судка мәктәп директоры килмәде, шул сәбәпле суд утырышы икенче вакытка күчерелде”, - дип язган ул.

Азюрка мәктәбе укытучыларының адвокаты Марат Ашимов директор укытучыларның таләпләренә җавап бирергә әзер булмау сәбәпле судка килмәгәндер дип саный.

“Без директорга таләпләрне үзгәрттек. Таләпләр исемлегенә укытучыларга килгән әхлакый зыянны түләүне дә керттек. Минемчә, алар моңа җавап бирергә әзер булмаганнардыр. Судка килмәүләренең чын сәбәбен мин белмим”, – дип хәбәр итте ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.
Марат Ашимов киләсе утырыш кайчан буласын әлегә билгеләнмәвен хәбәр итте.

Искәртәбез: 2016 елның декабрендә Азюрка мәктәбе һәм Мордовия мәгариф министрлыгы җитәкчеләре укытучыларның яулык бәйләп йөрүен тыю турында карар кабул итә. Бу конфликт зур ыгы-зыгы тууга сәбәпче була, мәктәп укытучылары бу карарны юкка чыгару өчен судка мөрәҗәгать итә. 11 февраль көнне мәктәп директоры Вера Липатова укытучыларга яулык бәйләүне тыю турындагы карарның үз көчен югалтуы хакында хәбәр итә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100