news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мордовиядән Мансур Исхаков: Татар яшьләре өчен кадрлар резервы булдырылырга тиеш

Мордовиядән Мансур Исхаков: Татар яшьләре өчен кадрлар резервы булдырылырга тиеш
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Мордовиядән Татар студентлары ассоциациясе җитәкчесе Мансур Исхаков Бөтендөнья татар яшьләре форумы Советының киңәйтелгән утырышында татар яшьләренең потенциалын арттыру, кадрлар резервын булдыру һәм төбәкара элемтәләрне ныгыту мәсьәләләрен күтәрде.

«Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар яшьләре арасында бик күп сәләтле, актив, үз халкы өчен эшләргә әзер егетләр һәм кызлар бар. Алар милли оешмаларда эшли, халыкара грант проектлары оештыра, җәмәгать эшчәнлегендә актив катнаша. Әмма без бер мәсьәләне күрәбез: яшьләрнең потенциалы тулы куәтенә ачылып бетми, аларның алга таба үсүе, тәҗрибә туплавы һәм үзләрен күрсәтүе өчен системалы ярдәм кирәк», – диде Мансур Исхаков.

Ул моны хәл итү юлларын дүрт юнәлешкә бүлеп карарга тәкъдим итте:

  • Яшь лидерларны ачыклау. «Төбәкләрдәге татар оешмалары һәм яшьләр берләшмәләре аша сәләтле, актив яшьләрне ачыклау механизмын булдыру. Бу аларга үзләрен әлеге программада танытырга мөмкинлек бирәчәк», – диде ул.
  • Уку һәм тәҗрибә туплау. «Кадрлар резервына кергән яшьләр өчен махсус укыту программалары, остазлар белән очрашулар, стажировкалар оештыру. Бу эшне онлайн һәм офлайн форматта алып барырга, бизнес вәкилләре белән хезмәттәшлек итәргә, шулай ук төбәкләрдәге татар милли-мәдәни автономияләрендә стажировка үтү мөмкинлеген булдырырга кирәк», – диде Мансур Исхаков.
  • Һөнәри үсеш. «Кадрлар резервы формаль рәвештә генә калырга тиеш түгел. Аның төп нәтиҗәсе – әзерлекле яшь лидерларның милли оешмаларда, иҗтимагый структураларда, мәдәният өлкәсендә һәм дәүләт-муниципаль идарә системасында үз урыннарын табуы. Бу кайбер төбәкләрдә кадрлар кытлыгын бетерергә ярдәм итәр иде», – ди ул.
  • Остазлык һәм танышлык. «Программаны тәмамлаганнан соң да яшьләрне игътибарсыз калдырмаска, алар белән даими элемтәдә булып, проектларын үстерергә булышырга кирәк. Бу формат яшьләргә үзара тәҗрибә уртаклашырга, яңа проектлар башларга һәм төбәкара элемтәләрне ныгытырга ярдәм итәчәк», – диде Мордовиядән килгән милләттәшебез.

Сүзен дәвам итеп, Мансур Исхаков Бөтендөнья татар конгрессына, татар яшьләре оешмаларына һәм дәүләт структураларына мөрәҗәгать итте.

«Безнеңчә, Бөтендөнья татар конгрессы, татар яшьләре оешмалары һәм дәүләт структуралары арасында тагын да ныграк, нәтиҗәлерәк хезмәттәшлек урнаштыру мөмкинлеге булыр. 2027 елда татар халкының яшь лидерлары өчен кадрлар резервы программасын гамәлгә куюны башлап җибәрергә һәм аны тормышка ашыруда Бөтендөнья татар конгрессының ярдәмен күрергә телибез. Безнең уку-укытудагы төп максатыбыз – бүгенге актив татар яшьләрен иртәгә ил язмышы өчен җаваплы, белемле һәм әзерлекле җитәкчеләр итеп әзерләү!» – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot