Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мордовиядә яшь мөселманнар арасында Аллаһы Тәгаләнең 99 исемен яттан белү бәйгесе узган
Мордовия Республикасының Белозерье авылы «Җомга» Җәмигъ мәчетендә Аллаһы Тәгаләнең 99 исемен яттан белү бәйгесе узган. Конкурс республиканың барлык почмакларыннан яшь мөселманнарны җыйган. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендәге «Мордовия татарлары» төркеме хәбәр итә.
Конкурсны оештыручы, Мордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасының гыйльми сәркатибе Ринат хәзрәт Әбдрәшитов сүзләренчә, быел балалар бәйгегә алдан әзерләнә башлаган. Алар язгы каникул вакытында ук Аллаһ исемнәренең мәгънәсен өйрәнгән. Ярышта барлыгы 60ка якын бала катнашкан. 7 яшьтән 15 яшькә кадәрге яшь мөселманнар ай дәвамында үз белемнәрен күрсәтү өчен тырышып әзерләнгән.
Конкурс берничә яшь төркемендә һәм номинациядә узган: катнашучылар Аллаһның 40, 70 һәм 99 исемен белүдә көч сынашкан. Жюри составында тәҗрибәле хәзрәтләр һәм дин галимнәре булган. Алар исемнәрнең дөрес әйтелешен, мәгънәләрен белүне һәм камил ятлауны бәяләгән.
Балаларга һәм аларның әти-әниләренә Мордовия Республикасы Диния нәзарәте мөфтие урынбасары, имам-мөхтәсиб Рәшит хәзрәт Әбдрәшитов вәгазь һәм нәсихәт сүзләре белән мөрәҗәгать иткән. Ул иманны һәм әхлакны ныгыту өчен Аллаһның исемнәрен өйрәнүнең мөһимлеген искәрткән, шулай ук яшь мөселманнарга бу белемнәрне көндәлек тормышта ничек кулланырга кирәклеге турында кыйммәтле киңәшләр биргән.
Бүләкләү тантанасында җиңүчеләргә һәм призерларга Мактау грамоталары, акчалата премияләр, дини китаплар, татлы күчтәнәчләр һәм уенчыклар тапшырылган.
Рәсми өлеш тәмамланганнан соң катнашучылар һәм кунаклар өчен тәмле төшке аш оештырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз