news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мордовия мөселманнары Диния нәзарәте татар шигырен сәнгатьле укучылар бәйгесе оештырды

18 июньдә Мордовиянең Ләмберә авылының «Алмаз» Мәдәни үзәгендә I «Шигырь бәйрәме» татар шигырен сәнгатьле укучылар бәйгесе узды. Аны Мордовия мөселманнары Диния нәзарәте Мордовия Мөселман хатын-кызлары берлеге һәм Ләмберә муниципаль районы ярдәмендә оештырды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурста республиканың барлык төбәкләреннән килгән 50 кеше катнашты. Ләмберә авылы имамы Рәшит хәзрәт Сәйфуллов, мөфти урынбасары, имам-мөхтәсиб Рәшит хәзрәт Әбдрәшитов, Ләмберә районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рушания Сәлимова бәйгедә катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Шуннан соң бәйгедә катнашучылар танылган татар шагыйрьләренең әсәрләрен һәм үз шигырьләрен укыды, татар теле укытучылары һәм мәдәният хезмәткәрләреннән торган жюри һәр чыгышка бәя бирде. Номинацияләр арасындагы тәнәфестә тамашачылар татар шигърияте турында лекция тыңлады, викторинада катнашты, алар игътибарына шулай ук Азюрка авылы мәктәп укучылары әзерләгән сәхнә күренеше тәкъдим ителде, диелә хәбәрдә.

Май башында Мордовия татарлары аксакаллары мәҗлесендә милли татар мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча идеяләр тәкъдим ителде. Ел саен татар шигърияте бәйгесен оештыру шуларның берсе булды. 5 июньдә Мордовия мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Раил хәзрәт Асаиновның Ләмберә муниципаль районы башлыгы Юрий Голов белән очрашуы вакытында Ләмберәдә татар шигырен сәнгатьле укучылар бәйгесен үткәрү турында килешүгә ирешелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100