Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мордовиядә мөгаллимә Раушания Манюрованы искә алдылар
28 июньдә Мордовия Дини-мәдәни үзәге дирекциясе һәм хезмәткәрләре Мордовия Республикасы Кочкуров муниципаль районының Татар Ымызы авылында булган. Алар мөгаллим һәм җәмәгать эшлеклесе Манюрова (Галимҗанова) Раушания Әхмәт кызының якты истәлегенә багышланган мәҗлестә катнашкан. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Раушания Манюрова 1952 елның 1 ноябрендә Украина ССРның Донецк өлкәсе Снежнянский районы Северный бистәсендә шахтерлар гаиләсендә туган. Кечкенәдән белемгә омтылыш һәм башкаларны укытуга мәхәббәт күрсәткән. Ул Луганск өлкәсенең төрле мәктәпләрендә белем алган һәм 1970 елда М.Е. Евсевьева исемендәге Мордва дәүләт педагогия институтының химия һәм биология факультетына укырга керә.
1995 елда Раушания Манюрова Татар Ымызы төп гомуми белем бирү мәктәбенең уку-тәрбия эше буенча мөдире итеп билгеләнә, ә 2002 елдан әлеге мәктәпнең директоры булып эшли башлый. 2012 елда, үзеннән соң зирәклек, белем һәм игелек мирасын калдырып, педагогик эшчәнлеген тәмамлый, диелә хәбәрдә.
42 ел гомере дәвамында Раушания Манюрова үзен балалар тәрбияләү һәм укытуга багышлаган. Аның мәгариф үсешенә керткән өлеше һәм актив иҗтимагый эшчәнлеген республиканың дәүләт учреждениеләре күп тапкырлар мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән билгеләп үткән. Ул илһам һәм үгет-нәсыйхәт биргән күп санлы чыгарылыш укучылары тормышта зур уңышларга ирешкән.
«Аның тормышы эшенә тугрылык һәм балаларга карата ярату белән тулы иде. Аллаһы Тәгаләдән аның Аллаһ ризалыгы өчен һәм кешеләр файдасына кылган хезмәтләрен кабул итүен сорыйбыз. Аллаһ аны җәннәт бакчаларындагы нигъмәтләр белән бүләкләсен. Аны белгән һәркемнең йөрәгендә тирән эз калдырган якты йөзе һәм фидакарьлеген беркайчан онытмабыз», диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз