news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мордовиядә медицина көллияте студентлары газ белән агуланган, бишесе - реанимациядә

Мордовиянең Краснослободск медицина көллиятендә 17 кеше (шуларның тугызы – балалар) билгесез газ белән агуланган. Бу хакта ТАСС агентлыгы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мордовия Республикасы буенча Баш идарәсенә сылтама белән хәбәр итә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, 17 яки 18 кеше зыян күргән, шуларның тугызы – балалар. Хәзерге вакытта биш кеше реанимациядә ята, барысы да үз аңында. Аларның сәламәтлеге уртача авырлыкта дип бәяләнә.

«Зыян күрүчеләрнең барысы да 17-20 яшьтә», - диелә хәбәрдә.

Урында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм тикшерүчеләр эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot