news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мордовиядә малайлар арасында «Догалар уку конкурсы» узачак

Мордовия Республикасының «Җомга» мәчете ир балалар арасында күркәм бәйге игълан итә. 13 июньдә 13:00 сәгатьтә биредә «Дога – ул гыйбадәтнең нигезе» дигән шигарь астында догалар уку конкурсы оештырылачак. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендәге «Мордовия татарлары» төркемендә хәбәр ителә.

Чара үсеп килүче буынны ислам дине нигезләренә өйрәтү, балаларның хәтерләрен яхшырту һәм аларны иман юлында берләштерү максатыннан үткәрелә.

Яшь үзенчәлекләренә карап, катнашучылар түбәндәге төркемнәргә бүленәчәк:

  • 7-9 яшьлекләр: 10 дога белергә тиеш;
  • 10-12 яшьлекләр: 20 дога белергә тиеш;
  • 13-15 яшьлекләр: 25 дога белергә тиеш.

Мордовиядә яшәүче барлык дин кардәшләребезне, ата-аналарны балаларын бу бәйгегә җәлеп итәргә чакырабыз. Үзебезнең гореф-гадәтләребезне һәм рухи хәзинәләребезне бергәләп саклыйк, диелә хәбәрдә.

Фото: ВКонтакте социаль челтәрендәге «Мордовия татарлары» төркеме

news_right_1
news_right_2
news_bot