Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мордовиядә эрзә халык бәйрәме программасына татар җырын керткәннәр
Мордовиянең Олы Игнат районында узган «Велень озкс» («Моление селу» – «Авылга гыйбадәт») эрзә халык бәйрәме программасына татар җыры кертелгән. Мордовиянең татарлар тупланып яшәгән районнар юбилейларында да татар милли компоненты ачык күрсәтелә, дип хәбәр итә Мордовия Республикасының «Юлдаш» татар иҗтимагый-сәяси газетасы ВКонтакте социаль челтәрендәге сәхифәсендә.
Хәбәрдә әйтелгәнчә, татар халкының үзенчәлекле мәдәнияте Мордовия күпмилләтле мәдәниятенең органик өлеше булып тора.
«Төбәкне мордва һәм руслар өчен дә яраткан бәйрәмгә әверелгән татар Сабантуйлары бизәве очраклы түгел. Башка татар бәйрәмнәре турында да шуны ук әйтеп була. Әйтик, Ромодан районының юбилеенда Алтар авыл җирлеге «Татар ишегалды»н тәкъдим иткән. «Чишмә» фольклор ансамбле кунакларны каршы алган, татар халык җырларын башкарган, татар милли тәм-томнары белән сыйлаган. «Йолдызлар» татар ансамбле тантаналы юбилей чарасының прологында катнашкан», диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз