Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мордовиядә узачак Бөтенроссия авыл Сабантуе программасы билгеле
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Июль аенда Мордовия XII Бөтенроссия авыл Сабан туен кабул итә. Сабан туе бәйрәме Ләмбер районында узачак, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
1 июльдә Ләмбердә Татарстан Республикасы сәнгать эшлеклеләренең концерты була. Бәйрәмнең төп чаралары 2 июльдә Аксеново авылында узачак. Сабантуйга Россиянең 30дан артык төбәгеннән, шулай ук Мордовиянең барлык районнарыннан кунаклар килер дип көтелә.
Сабан туенда берьюлы берничә мәйданчык эшләячәк. Төп мәйданда фестивальне ачу тантанасы узачак. Сабантуйның икенче мәйданчыгы – «Фестивальләр фестивале», анда концертлар, фестивальләр һәм бию флешмоблары уза.
Башка мәйданчыкларда «Батыр-2022» билбау көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары оештырыла. Шулай ук ат чабышлары өчен ипподром җиһазландырылган. Бу ярышларда җиңүчеләр бүләккә автомобиль алачак.
Моннан тыш, Сабан туенда этник авыл һәм татар базары оештырыла, анда кунаклар төрле халыкның үзенчәлекле мәдәнияте белән таныша, шулай ук милли ризыкларны татып карый алачак.
Сабан туе бәйрәмендә авыл хуҗалыгы техникасы, ретро-автомобильләр һәм авыл хуҗалыгы хайваннары күргәзмәләре эшләве көтелә. Милли спорт төрләре – армреслинг, гер спорты буенча республика спартакиадасы узачак, мордва милли көрәше һәм фин-угыр ярышлары традицияләрен реконструкцияләү тәкъдим ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз