news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мордовиядә Бөтенроссия авыл Сабан туенда Россия төбәкләреннән 30 мең кунак көтелә

2 июльдә Мордовиянең Аксеново авылында Бөтенроссия авыл Сабан туе була. Анда Россиянең 50 төбәгеннән кунаклар көтелә. Бу хакта Лямбир муниципаль районы башлыгы Юрий Голов сөйләде.

«Бәйрәмгә республиканың барлык районнарыннан, шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән 30 меңнән артык кунак килүе көтелә. Чакырулар илнең барлык субъектларына таратылды. Узган ел Татарстан Сабан туена 54 төбәктән килгән делегат булды. Бездә дә азрак булмас дип уйлыйм», - диде Голов.

Аның сүзләренчә, төп чаралар 2 июльдә 84 гектар мәйданда узачак. Биредә төп мәйдан, ат чабышлары өчен ипподром, милли көрәш мәйданчыгы оештырылачак. Сабантуйда 78 туклану ноктасы ачылачак, анда нигездә милли ризыклар тәкъдим ителәчәк. Чарага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Мордовия башлыгы Артем Здунов килер дип көтелә.

Ярышларда җиңүчеләр өчен төп бүләк - автомобильләр. Бер машина Мордовия Республикасы башлыгыннан ат чабышында җиңүчегә, икенчесеТатарстан Республикасы Президентыннан иң яхшы көрәшчегә», - дип аңлатты Голов.

Сабантуй кыры янында 10 гектар мәйданда парковка оештырылачак, ул 5 мең автомобильгә исәпләнгән. Бөкеләр килеп чыкмасын өчен, Сабан туена керү һәм чыгу юллары уйланган. Саранскидан Аксеново авылына кадәр автобуслар йөриячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100