Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мордовиядә заводта компрессор шартлау нәтиҗәсендә өч эшче зыян күргән
Авария «Рузаево химик машина төзү заводы» акционерлык җәмгыятендә ремонт эшләре вакытында булган.
(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Мордовиядә химик машина төзелеше заводында ремонт вакытында компрессор шартлау нәтиҗәсендә өч эшче зыян күргән. Аларның барысын да хастаханәгә озатканнар. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.
Соңрак республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында «Интерфакс» агентлыгына әлеге мәгълүматны расладылар. Министрлыкта искәртүләренчә, авария «Рузаево химик машина төзү заводы» акционерлык җәмгыятендә («Рузхиммаш», RM Rail төркеме активы) ремонт эшләре вакытында килеп чыккан.
«Мәскәү вакыты белән кичке җиделәр тирәсендә «Рузхиммаш»та ремонт эшләре вакытында компрессор насосында авария булды. Нәтиҗәдә, өч эшче зыян күрде», - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
Авария завод эшенә йогынты ясамаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз