news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мордовиядә татар иҗтимагый оешмалары үзара хезмәттәшлек турында килеште

Киңәшмәдә татар халкы алдында торган төп проблемалар, аларны хәл итү юллары турында фикер алыштылар.

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). 21 март көнне Саранск шәһәрендә Мордовиянең татар иҗтимагый оешмалары арасында Мордовия Республикасында татар телен һәм мәдәниятен үстерү һәм саклау өлкәсендә хезмәттәшлек һәм уртак эшчәнлек турында меморандум имзаланды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайты хәбәр итә.

Республикада яшәүче татар халкы өчен әлеге әһәмиятле вакыйгада «Якташлар» милли-мәдәни автономиясе, Татар эшкуарлары клубы, Мордовия Республикасында Халыкара ислам бизнесы ассоциациясе вәкиллеге, «Мордовия мөселманнары» хәйрия фонды, «Дуслык» хәләл продукция җитештерүчеләр ассоциациясе вәкилләре, шулай ук республикада танылган татар җәмәгать эшлеклеләре, сәясәтчеләр, эшкуарлар, спортчылар, журналистлар һ.б. катнашты.

Чарада дини, хатын-кыз оешмаларыннан (һ.б.) вәкилләр булмавы билгеләп үтелде. Әмма чарага җыелучылар бөтенесен дә берьюлы колачлау авыр булуын, иң мөһиме – беренче адым ясалуын һәм иң актив оешмалар катнашуын искәртте. Татар милләтенең язмышы, мультимәдәни дөньяда аның үзенчәлеген саклап калу өчен борчылган һәркемгә хезмәттәшлек ишекләре ачык.

Докладчылар кыска гына чыгышларда татар халкы алдында торган төп проблемаларны яктыртты, шулай ук аларны хәл итү юлларын билгеләде.

Мордовия Дәүләт җыелышы депутаты, Мордовия Республикасының элеккеге сәламәтлек саклау министры Р.З. Әширов коронавирус инфекциясе таралу һәм аны кисәтү проблемасына тукталды.

Чара чәй табыны янында төгәлләнде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100