news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мордовиядә татар эшмәкәрләре Ислам кабул итүнең юбилее уңаеннан конференция оештыра

Фәнни-гамәли конференция бүген була.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). 13 гыйнварда Мордовиядә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция узачак.

Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, фәнни җыелышны Мордовия Республикасының Татар бизнесменнары клубы оештыра.

Кичә Конгрессның Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Мордовия Республикасына эшлекле сәфәрендә булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot