news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мордовиядә күмәк ифтарлар үткәрелә

Күп еллар дәвамында “Тәүбә” дини оешмасы Рамазан авыз ачтыра.

(Казан, 23 май, “Татар-информ”). Мордовия Республикасының Ромодановск районы Белозерье авылында быел беренче тапкыр күмәк ифтар узды. Күп еллар дәвамында “Тәүбә” дини оешмасы Рамазан авыз ачтыра. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат үзәге хәбәр итә.

Ифтарга 600дән артык кеше җыелган. Дәрәҗәле кунаклар арасында Мордовия мөфтие Илдуз хәзрәт Исхаков, мөфти урынбасарлары, имамнар һ.б. булган.

Кичке намаздан соң Айса хәзрәт Юмаев җыелган халыкка мөрәҗәгать итте. Имам кунакларны Рамазан ае белән котлады һәм табын артына чакырды. Дин вәкилләре актуаль мәсьәләләр буенча фикер дә алышты.

Билгеләп үтик, Мордовия Республикасында изге ай дәвамында барлык теләүчеләр өчен күмәк ифтарлар узачак.

Оештыручылар сүзләренчә, күмәк авыз ачу – ул төбәк мөселманнары бердәмлеген һәм дуслыгын саклау мөмкинлеге.

news_right_1
news_right_2
news_bot