news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мордовиядә хатын-кызның җәмгыятьтә, диндә һәм гаиләдәге статусы турында сөйләшәчәкләр

«Хатын-кыз балаларын тәрбияләү өчен дә җаваплы, аның алдында гаилә традицияләрен дә саклау бурычы тора», — диде оештыручылар.

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 31 март 14.00 сәгатьтә Мордовиянең «Чулпан» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы «Җәмгыятьтә, диндә, гаиләдә хатын-кыз статусының дискурсы» дигән түгәрәк өстәл оештыра. Түгәрәк өстәл Саранск шәһәренең ислам мәдәни үзәгендә була.

«Хатын-кыз һәрвакытта җәмгыятьтә зур роль уйнаган. Ул балаларын тәрбияләү өчен дә җаваплы, шул ук вакытта аның алдында гаилә традицияләрен дә саклау бурычы тора. Хатын-кыз әни дә, сөекле иренең хатыны да, гомумән, ул бөтен яклап өлгер кеше. Шунлыктан, бу теманы күтәрергә булдык», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Чулпан» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Надия Азисова.

Түгәрәк өстәлдә дин вәкилләре, гаилә психологлары, депутатлар, галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашырга теләк белдергән. Түгәрәк өстәл офлайн һәм онлайн форматта үткәрелә, теләгән һәркем кушыла ала.

  • Чыгыш ясарга теләүчеләр өчен 20 мартка кадәр azisova2020@mail.ru адресына хат язу сорала. Онлайн катнашырга теләүчеләр өчен түгәрәк өстәлнең сылтамасы җибәреләчәк.

Түгәрәк өстәлне Мордовия Республикасы Иҗтимагый палатасы, «Ислам мәдәният үзәге» учреждениесе, Мордовия хатын-кызлар берлеге һәм Мордовиянең «Чулпан» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы оештыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot