news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мордовиядә беренче тапкыр "Татар кызы" конкурсы уза

Җиңүчегә Казанга ике кешелек юллама тапшырылачак.

(Казан, 6 октябрь, "Татар-информ"). Мордовиядә беренче тапкыр "Татар кызы"н сайлаячаклар. Бу хакта конкурсның төбәк өлешен оештыручылар хәбәр итә. 
 
Бәйгедә кызларның матурлыклары гына түгел, ә тыйнаклык, тугрылык, эш сөючәнлек сыйфатлары, халык йолаларына һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт һәм яратулары да исәпкә алыначак. 
 
Сайлап алу турын узган 9 туташ жюрига сәләтләрен күрсәтергә, милли киемнәрдән дефиле белән чыгыш ясарга, аш-суга осталыкларын күрсәтергә тиеш була. 
 
Мордовиянең "Татар кызы-2018" исеменә лаек булучыны ноябрь башында ачыклаячаклар. Җиңүчегә Казанга ике кешелек бай программалы юллама тапшырылачак. 
 
Татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын популярлаштыруны максат итеп куйган бәйгене Мордовия татарларының "Якташлар" милли-мәдәни автономиясе, "Ислам мәдәни үзәге", Мордовия Республикасы татар хатын-кызларының "Чулпан" иҗтимагый оешмасы уздырыла. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100