news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Мордовиядә ачылачак милли мәдәниятләр үзәгендә татарларга да зур урын бирелә

^Мордовиядә ачылачак милли мәдәниятләр үзәгендә татарларга да зур урын бирелә

(Казан, 13 март, «Татар-информ», Ландыш Харрасова). Тиздән Мордовиянең 19нчы гимназиясендә милли мәдәниятләр үзәге эшли башлаячак. Анда мукшы, эрзя, татар һәм рус халыкларының көнкүреш әйберләре тәкъдим ителәчәк. Әлеге халыкларның традиция, гореф-гадәтләре, яшәешләре турында күзаллау тудырылачак. Бу хакта Мордовиянең «Юлдаш- Спутник» газетасы баш мөхәррире Әлмирә Гарбунова белдерде.

Үзәкне ачу идеясе белән гимназия директоры Зинаида Акимова чыккан. Аның инде рәсми булмаган ачылышы узган. Биредә мәктәп балалары М. Җәлилнең 100 еллыгы уңаеннан шагыйрнең шигырьләрен сөйләгән.

Үзәкне тантаналы төстә ачу тиздән көтелә. Анда «Якташлар» татар оешмасы вәкилләре дә чакырылган.

Мордовиядә бүгенге көндә барлыгы 46 мең милләттәшебез яши. Бу республика буенча барлык халыкныц 5 процентны тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot