news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мордовия журналисты җанисәптә төбәктәге татарлар саны аз кимү сәбәбен аңлатты

Мордовия татарларының «Юлдаш» иҗтимагый-сәяси газетасы җаваплы сәркатибе Эльвира Баляева җанисәптә төбәктәге татарлар санының чагыштырмача аз кимү сәбәбен аңлатты.

2021 елда узган җанисәптә 39855 кеше татар булып язылган. Бу 2010 ел белән чагыштырганда 3537гә, яки 8 процентка кимрәк. Мордовия татарлар иң аз кимегән төбәкләр рәтенә керде. Чагыштыру өчен, Россиядә 85 төбәкнең 56сында татарлар саны 30дан алып 63 процентка кадәр кимегән.

«Татар-информ» хәбәрчесе Мордовиядәге татарлар санының чагыштырмача тотрыклы калу сәбәбен ачыклау өчен «Юлдаш» иҗтимагый-сәяси газетасы баш мөхәррире Камил Таңгалычевка мөрәҗәгать итте. Баш мөхәррир сорауны газетаның җаваплы сәркатибе Эльвира Баляевага күчерде.

«Мордовиядә татарларның күбесе авылларда яши. Белозерье, Татар Пешләсе кебек зур татар авылларын беләсездер. Татар авылларында ислам диненең йогынтысы көчле, шуңа күрә халык аракы эчми, соңгы елларда күп балалы гаиләләр арта. Татар гаиләләрендә 3-4 бала булу – гадәти күренеш. Мордовиядә җанисәп алучылар күпме кешегә килеп җитә алуын белмим», - диде Эльвира Баляева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100