Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мордовия татарлары турындагы мәкаләләр авторы “Милләтара килешү өчен” медаленә лаек булды
Мордовия Республикасы мәдәният министры Анатолий Чушкин “Юлдаш” газетасы милләтара һәм конфессиара мөнәсәбәтләрне җайлауга зур өлеш кертә, диде.
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Мордовия Республикасы Саранск шәһәренең “Юлдаш” газетасы җаваплы секретаре “Милләтара килешү өчен” юбилей медале белән бүләкләнде, диелә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәрендә.
Саранск шәһәрендә А.С.Пушкин исемендәге китапханәдә Мәдәният, милли сәясәт, туризм һәм архив эше министрлыгы җитәкчелеге республиканың әйдәп баручы журналистлары белән очрашты.
Мордовия Республикасы мәдәният, милли сәясәт, туризм һәм архив эше министры Анатолий Чушкин республиканың электрон һәм басма массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә мәдәниятне, милләтара һәм конфессиара мөнәсәбәтләр, туризм өлкәсен үстерү өлкәсен яктырту буенча актив хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.
Аннары министрлыкның Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Мордовия татарлары турындагы мәкаләләр авторы Эльвира Баляева “Милләтара килешү өчен” медаленә лаек булды.
Министрлык күп еллар дәвамында “Юлдаш” газетасы редакциясе белән хезмәттәшлек итә. Редакция милләтара һәм конфессиара мөнәсәбәтләрне җайлауга зур өлеш кертә, дип билгеләп үтте Анатолий Чушкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз