Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мордовия татарлары милли-мәдәни хәрәкәтнең 25 еллыгын бәйрәм итә
Бүген Саранскида Мордовия “Якташлар” татар милли-мәдәни мохтариятенең сайлау-хисап конференциясе уза.
(Казан, 8 декабрь, "Татар-информ") Мордовия татарлары үзләренең милли-мәдәни хәрәкәтенә 25 ел тулуны бәйрәм итә. Бәйрәм чаралары 8 декабрьдә Саранскида Мордва дәүләт милли драма театрында оештырыла, дип хәбәр итә “Вестник Мордовии” мәгълүмат агентлыгы.
Көн кадагында – Мордовия “Якташлар” татар милли-мәдәни мохтариятенең сайлау-хисап конференциясе. Утырышта татарларның һәм республикада яшәүче башка халыкларның үзенчәлеген саклап калу, халыкның рухи-әхлакый нигезен ныгыту мәсьәләләре күтәреләчәк.
Театр бинасында шулай ук татар халкының декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмәсе ачыла. Утырыштан соң татар милли хәрәкәтенең 25 еллыгына һәм Ләмбер районындагы Ләмбер авылында Татар мәдәнияте үзәге ачылуга 25 ел тулуга багышланган бәйрәм концерты булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз