news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мордовия суды яулык ябу мәсьәләсе уңай хәл ителгән дигән хәбәрне кире какты

Суд сайтында мәктәп укытучыларының дәгъваларын карау - аларның мөрәҗәгатьләре тулысынча кире кагылган дигән мәгълүмат урнаштырылган.

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Мордовия Республикасы Ромоданов район суды кичә, 28 мартта, җиткерелгән "Укытучылар өчен яулык ябу мәсьәләсе уңай хәл ителгән" дигән хәбәрне кире какты. Бу хакта суд сайтында язылган.

Сайтта язылганча, адвокатларга сылтама биреп массакүләм мәгълүмат чараларында яулык ябуны тыю кире кагылуы турында таралган хәбәр, Азюрка укытучыларының дәгъваларын өлешчә канәгатьләндерү һәм мәктәп администрациясе эшен законсыз дип тану “дөреслеккә туры килми” диелә.

Суд сайтында мәктәп укытучыларының дәгъваларын карау турында мәгълүмат урнаштырылган. Аннан аңлашылганча, аларның мөрәҗәгатьләре тулысынча кире кагылган. Суд карары әле канун көченә кермәгән.

Исегезгә төшерәбез, Мордовиядә яулык ябу буенча гауга туган иде. Азюрка татар авылында түрәләр ислам динендә булган мәктәп укытучыларыннан һәм укучыларыннан яулыкларын салуны катгый рәвештә таләп иттеләр. Мөслимәләргә карата мондый мөнәсәбәт дин тотучылар арасында ачу уятты. Россия Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева аларга җавап итеп, “мәктәптә хиҗабка урын юк” дип белдерде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин министрның сүзләрен шәрехләп, түрәнең позициясен “шомлы билге” дип атады. Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов хиҗаб татар хатын-кызының милли баш киеме түгел дигән фикер әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100