news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мордовия республикасында «Яшә, туган тел!» регионара этномәдәни ял лагере эшләде

Мордовия республикасында «Яшә, туган тел!» регионара этномәдәни ял лагере эшләде
«Юлдаш» газетасының Вконтакте социаль челтәрендәге битеннән

Мордовиядә чыгучы «Юлдаш» газетасында Наилә Насырованың «ЯШӘ, ТУГАН ТЕЛ!» дип аталган этномәдни ял лагере турындагы язмасы чыкты.

«2025 елның 9 июненнән 22 июньгә кадәр Мордовия Республикасы Кочкурово районы «Орбита» балалар сәламәтләндерү лагеры базасында «Яшә, туган тел!» җәйге төбәкара (регионара) этномәдәни ял лагере эшләде. Этномәдәни лагерьда Мәскәү, Казан шәһәрләреннән, Түбән Новгород, Ульян, Владимир, Пенза өлкәләреннән һәм һәрвакыттагыча Мордовия Республикасыннан төрле конкурсларда, предмет олимпиадаларында урыннар яулаган 49 укучы катнашты.

Рус, мордва һәм татар халкының телен өйрәнү теләге булдыру, тарихына кызыксыну уяту, халыкларның милли-мәдәни үзенчәлекләрен саклау, дуслыкны ныгыту, сәламәт яшәү нигезләрен формалаштыру – балалар өчен оештырылган «Яшә, туган тел!» дигән этник лагерьнең максаты.

Мондый сменалар балалар тормышында мөһим роль уйный, алар туган тел буенча белемнәрен тирәнәйтү генә түгел, ә актив ял итү, яңа дуслар табу һәм үзләрен зур, тату гаиләнең бер өлеше итеп хис итү өчен уникаль мөмкинлек бирә. Тагы биредә уеннар, биюләр һәм җырлар аша балалар Мордовия халкының телен, мәдәниятен тирәнрәк аңлыйлар. Балалар белән эшләү лагерьда уңай атмосфера тудыру, кызыклы ял оештыру гына түгел, ә мөһим тормыш ориентирларын тапшыру, аларның җылы һәм шатлыклы истәлекләренең бер өлеше булу мөмкинлеген бирә. Үсеп килүче буынны тәрбияләүгә көч кую - безнең киләчәгебезгә зур өлеш кертү дигән сүз, чөнки нәкъ менә шушы кызлар-егетләр иртәгәсе көн дөньясын төзиячәк.

Мордовия Республикасы Мәгариф министрлыгы балалар өчен бай программа әзерләгән: «Түгәрәк өстәлләр», викториналар һәм квестлар, этнодискотекалар, милли спорт уеннары, «Туган тел» актерлык осталыгы, вокал һәм хореография, декоратив-гамәли сәнгать буенча мастер-класслар үткән.

Сменада катнашучылар: Ләмберәнең 1нче урта мәктәбе укучысы Азисова Алинә, Ләмберәнең 2нче урта мәктәбеннән Байбиков Радель, Рузаевка районы Татар Пешлә урта мәктәбе 8 класс укучылары Кулмямятова Айгөл белән Гундина Камилә, Ләмберә районы Черемиш төп мәктәбе 9 класс укучылары Карабанов Салават белән Биккинин Салих, Биккинин Билял белән Аймуранов Самир (8кл.), Саранск шәһәре 8нче урта мәктәбе 7 класс укучылары Акчурина Диана белән Белохвостикова Виктория.

2008 елдан алып татар төркеме белән Ләмберә районы Черемиш төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, «Педагог13.ру» үзәге методисты Фазия Фәрит кызы Боярова эшли.

«Ике атна дәвамында этносменаның һәр көне төрле халыкларның мәдәниятенә тирәнтен чумарга мөмкинлек бирә торган кызыклы вакыйгаларга, мастер-классларга, уеннарга һәм экскурсияләргә бай булды. Балалар милли биюләргә өйрәнделәр, халык җырларын җырладылар, кызыклы бәйгеләрдә һәм уеннарда катнаштылар, дөньяга карашларын киңәйттеләр һәм милләтара багланышларны ныгыттылар. Лагерьдагы дуслык, үзара аңлашу һәм туган җиргә, үз тамырларыңа мәхәббәт атмосферасына сеңгән иде», – ди ул.

«Яшә, туган тел!» җәйге төбәкара этномәдәни ял лагерендә төрле милләт балалары бер-берсен мәдәниятлары белән баеттылар, дуслаштылар, сәламәтлекләрен ныгыттылар. Әлеге проектта берничә ел беррәттән катнашкан балалар «Сивинь»дә, өйдәге төсле җылылыкны сагынып, Федор Петрович Тултаевка сәламнәрен дә юлладылар, - ди Фазия Фәрит кызы алган тәэсире белән уртаклашканда».

news_right_1
news_right_2
news_bot