news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Мордовия Республикасы Свәрби авылында яңа мәчет манарасына гөмбәз куелган

17 март көнне Мордовия Республикасы Ләмберә районы Свәрби (Татарская Свербейка) авылында яңа мәчет манарасына гөмбәз куелды. Россия Мөфтиләр шурасы шул турыда хәбәр итә.

Вакыйгада йөздән артык кеше – авыл халкы, күпсанлы кунаклар, шулай ук Мөселманнарның Диния нәзарәте җитәкчелеге һәм авыл җирлеге башлыгы катнашкан.

Мордовия мөфтие Раил хәзрәт Асаинов үзенең чыгышында бу мәчет рухилык үзәгенә әверелергә тиеш булуын билгеләп үтте. «Иң мөһиме – мәчет безнең дин турында белем үзәгенә әверелергә тиеш. Бары тик яхшылыкка гына чакыра торган белемнәр: туганлыкка, дуслыкка һәм милләтенә, диненә карамастан барлык кешеләрне хөрмәт итүгә юнәлдерелгән белемнәр», – диде ул.

Кран манараның гөмбәзен урнаштырганда дога (тәкбир) укылды, җыелганнар яңа мәчеттә мөфти җитәкчелегендә беренче уртак дога кылды.

Свәрби авылына XIX гасырның икенче яртысында нигез салынган. Узган гасырның 30 нчы еллары ахырыннан намазлар шәхси йортларда чиратлап укыла, бу тәҗрибә 90 нчы елларда да дәвам итә, аннары авыл йортларының берсе авылның мөселман җәмгыятенә бирелә. Свәрби авылында мәчет йөз ел эчендә беренче тапкыр ачылды.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100