news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мордовия профессоры Чыңгыз Айтматовның төрле милләтләр язучысы булуын әйтте

Галимә бу күренешне әдипнең төрле телләр белүе белән бәйләп аңлатты.

Мордовия профессоры Чыңгыз Айтматовның төрле милләтләр язучысы булуын әйтте
Салават Камалетдинов

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, Наилә Исхакова). Казанда язучы Чыңгыз Айтматовка багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференциядә Мордовия дәүләт педагогия институты профессоры Елена Жиндеева язучының төрле милләтләр язучысы булуын әйтте. Әдип иҗатына хас булган үзенчәлекләрне ул “феномен” дип атады.

  • Халыкара фәнни-гамәли конференция Чыңгыз Айтматовның 90 еллыгы уңаеннан оештырылды. Ул Татарстан республикасы Фәннәр академиясендә үтте. 

Чыңгыз Айтматов иҗатына хас булган төп үзенчәлек итеп, Елена Жиндеева бер ук вакытта бөтен халыклар өчен үзенеке булып торуын, ләкин шул ук вакытта һәрвакыт үз халкы вәкиле булып калуын әйтте. Галимә бу күренешне әдипнең төрле телләр белүе белән бәйләп аңлатты.

“Һәр милләт әдипне үз итә, туган итеп күрә”, - диде профессор.

  • Чыңгыз Төрекулович Айтматов 1928 елның 12 декабрендә Кыргызстанда туган. Кыргыз һәм рус телләрендә иҗат иткән. Кыргызстанның халык язучысы, Социалистик Хезмәт герое, Ленин һәм СССРның Дәүләт премияләре лауреаты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100