Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мордовия мөселманнары бер тоннадан артык корбан ите таратты
Быел Мордовиядә хәйрия максатыннан тарату өчен тапшырылган корбанлык ит бер тоннадан артып киткән. Итне Саранскиның «Әл-Мансур» Үзәк Җәмигъ мәчете янында өләшкәннәр. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Волонтерлар итне бүлеп пакетларга тутырды, шуннан соң теләгән һәркем хәйрия ярдәме алды. Барыннан да элек, алар – күп балалы, ятим балалар тәрбияләүче, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары, чит ил студентлары. «Особые дети» иҗтимагый оешмасы һәм аларның әти-әниләре бергәләп хәйрия акциясенә килде һәм оештыручыларга ихлас рәхмәтләрен җиткерде. Акциягә килә алмаган инвалидларга итне өйләренә китереп бирделәр. Моннан тыш, корбанлык итнең бер өлешен республиканың мөселман оешмаларына тапшырдылар, алар хәйрия ярдәмен урыннарда бүлүне оештырды, диелә хәбәрдә.
Мордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Раил хәзрәт Асаинов хәйрия акциясенә финанс ярдәме күрсәткән һәркемгә, шул исәптән корбанга хайваннар сатып алу өчен ел саен акча күчерүче танылган меценат Сөләйман Кәримовка рәхмәт әйтте. «Логистика белән шөгыльләнгән һәм ярдәм күрсәтүнең техник ягын кайгырткан мөселман оешмалары волонтерларына зур рәхмәт. Аллаһы Тәгалә безнең тырышлыкны кабул итсен һәм мул бүләкләрен җибәрсен», - дип искәртте мөфти.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз