Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мордовия мөфтие махсус операциядә катнашучы гаиләләре өчен оештырылган акциядә катнашты
Мордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мордовия Иҗтимагый палатасы әгъзасы, мөфти Раил Асаинов махсус хәрби операциядә катнашучыларның күп балалы гаиләләре өчен оештырылган «Теләкләр ромашкасы» хәйрия акциясендә катнашты. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәйрия акциясен «Бердәм Россия» партиясенең Мордовия бүлеге оештырды. Оештыручылар әйтүенчә, махсус хәрби операциядә катнашучыларның күп балалы гаиләләре өчен ай дәвамында мәдәни, ял итү, күңел ачу, спорт чаралары үткәреләчәк. Әлеге чараларны оештырырга аларның партнерлары – хәйриячеләр ярдәм итәчәк.
Хәйрия акциясен Мордовия Республикасы башлыгы Артем Здунов ачты. Аннары аңа сәясәтчеләр, эшкуарлар, җәмәгать эшлеклеләре кушылды. Мөфти Раил Асаинов Мордовия Иҗтимагый палатасы буенча хезмәттәше Максим Захаров һәм ат спорты клубы директоры Ринат Бикмурзин белән акция штабында булды.
Мөфти инде күптән бергәләп боз шугалагына барырга теләгән күп балалы Нарбековлар гаиләсен сайлады. «Без телефоннан сөйләштек һәм тиздән алар өчен бу гаилә походын оештыра алырбыз дип ышанам», - диде Раил хәзрәт Асаинов.
Ул шулай ук «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге җитәкчелегенә кирәкле һәм мөһим хәйрия акциясендә катнашырга чакырганнары өчен рәхмәт белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз