news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мордовия һәм Ямало-Ненец үзидарәле төбәк татар яшьләре Татар Мифология Фестивале оештыра

Беренче тапкыр оештырылган фестиваль сентябрьдә Мордовиядә Татар Пешлә авылында узачак.

(Казан, 31 август, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Мордовия һәм Ямало-Ненец үзидарәле төбәк татар яшьләре 25 августта старт алган #ТатМиф уртак төбәкара проектлары кысаларында I Татар Мифология Фестивале оештыра. Әлеге фестиваль 15 сентябрьдә Мордовиядә Татар Пешлә авылында узачак.

Фестивальне оештыруда Мордовия Республикасының “Якташлар” региональ милли-мәдәни автономиясе һәм Татар Пешлә авыл җирлеге администрациясе ярдәм итә. Фестиваль программасында татар мифологик персонажлары белән таныштыру, «Шүрәлене көлдер» акциясе, «#ТатМиф белүчеләр» квест-уены, «Фестиваль иясе» акциясе, кайнар чәй һәм тәмле татар халык ризыклары, балалар уен мәйданчыгы, #ТатМиф интернет-марафоны, хәләл ашамлыклар һәм башкалар каралган. Фестивальгә беренче килүчегә бүләк - Шүрәле автографы белән түбәтәй биреләчәк.

Фестивальнең үзенчәлекләрен белү максатыннан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе әлеге проектның идея авторы һәм оештыручысы Мордовиядән Тимур Чугунов белән сөйләште. “Әлеге идея май аенда туды. Без узган ел “Шүрәле боткасы” дигән мәҗлес оештырган идек. Бу елны инде мин күбрәк мифологик персонажларын алырга уйладым. Шулай итеп, Татар Мифология Фестивале идеясе туды. Фестивальгә алты персонаж алдык. Шул алты персонаж турында сөйләячәкбез, аларны күрсәтәчәкбез. Майда туган идеяне мин күңелдә йөрттем. Ничек эшләргә, ничек уздырырга икән дип уйладым. Башта мин фестивальне театраль куелыш итеп уздырмакчы идем. Мин татар мифологиясе җан ияләрен куркыныч һәм чынбарлыкта булмаган әйбер итеп түгел, киресенчә, позитив яктан күрсәтергә телим. Фестивальдә һәр теләгән кеше дә катнаша алачак. Яшь буенча чикләүләр юк. Мин хәтта максатчан аудиторияне дә зурлар да, яшьләр дә дип куйдым. Зурларның исләренә төшерергә, балаларга – сөйләргә”, - диде Тимур Чугунов.

Сентябрьдә узачак фестиваль хакында “Татар-информ” хәбәрчесе “Идел” Яшьләр үзәгенең директоры Алсу Хафиз белән дә сөйләште. “Бу проектның идеясе безнең татар яшьләре көннәрендә туды. Июль аенда татар яшьләре көннәре узды. Шунда Мордовиядән һәм Ямало-Ненец үзидарәле төбәктән килгән яшьләр танышып менә шундый проект барлыкка килде. Фестиваль сентябрь аенда Мордовиядә уза, ә инде икенче елга Ямало-Ненец үзидарәле төбәктә узачак”, - диде Алсу Хафиз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100