news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мордовия мөселманнарының VI Кышкы уеннары башланды

Кышкы уеннарның төп чарасы – киез итекләр киеп, туплы хоккей уйнау.

(Казан, 3 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген Мордовиянең Саранск шәһәрендә республика мөселманнарының VI Кышкы уеннары уза, дип хәбәр итәләр Мордовия Диния нәзарәтеннән. Кышкы уеннарның төп чарасы – киез итекләр киеп, туплы хоккей уйнау. Анда Мордовиянең татарлар гомер иткән бөтен район һәм авылларыннан яшүсмерләр һәм өлкәннәр командалары катнаша. Шулай ук күрше төбәкләрдән дә спорт сөюче мөселман мәхәлләләре командалары чакырыла.

Мордовия мөселманнары Диния нәзарәте оештырган Кышкы уеннар сәламәт яшәү рәвешен таныту, каникуллар чорында балаларны, яшьләрне кышкы саф һавага алып чыгу максатын тота.

news_right_1
news_right_2
news_bot