news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мордовия мөфтие мөселман хатын-кызларга яулык бәйләү хокукын яклауда рәхмәтен җиткерә

Мөфтинең аерым рәхмәт сүзләре Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закировка да белдерелә.

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Мордовия мөфтияте Азюрка мәктәбендә мөслимәләрнең яулык ябуы белән чыккан низагта мөслимәләрне яклап чыкканы өчен Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закировка  рәхмәт җиткерде. Бу хакта Россия мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр итә.

"Мордовия уку йортларында мөслимәләрнең яулык ябуы белән чыккан низагта әлеге хатын-кызларыбызны яклап, илнең төрле өлкәләреннән танылган һәм мөхтәрәм мөселманнарыбыз кичекмәстән ярдәм кулын сузды.

Бигрәк тә Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Зиннур улы Закиров, Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Әхмәт улы Кадыров, Россия мөселманнарының мөфтиләр советы рәистәше Нәфыйгулла хәзрәт Аширов һәм башкалар теләктәшлек белдерде. Күренекле мөселманнар һәм татар зыялыларының вакытында ярдәмгә килүе нәтиҗәсендә укучыларның, мөгаллимәләрнең уку йортларында яулык ябу мәсьәләсе югары дәрәҗәгә күтәрелеп, фикер алышу башланды. Миллионлаган Россия мөселманнарының илнең җирле гражданнары булуын истә тотып, без дин тотучыларның хокуклары сакланыр һәм алга таба шушындый кимсетүләр булмас дип өметләнәбез. Россия Президенты Владимир Путин билгеләп үткәнчә: «Россия мөселманнар җәмгыяте ил тормышында актив катнаша, конфессияара диалогны җәелдерүдә саллы өлеш кертә, хәйриячелек эшләрендә, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә, мәдәни, дини мирасны саклауда дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара тыгыз хезмәттәшлектә».

Шәхсән үз исемемнән һәм республикабызның барлык мөселманнары исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Зиннур улы Закировка, Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Әхмәт улы Кадыйровка, Россия мөселманнарының мөфтиләр советы рәистәше Нәфыйгулла хәзрәт Ашировка һәм әлеге проблемага битараф булмаган башка мөселманнарга ихластан рәхмәтемне җиткерәм, – дип белдерә Мордовия Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте мөфтие Илдуз хәзрәт Исхаков.

Исегезгә төшерәбез, 2016 елның декабрендә Азюрка мәктәбендә дресс-код кертелү турында документ кабул ителә. 24 декабрьдә мәктәп директоры Вера Липатова, Мордовия мәгариф министры урынбасарлары Галина Явкина һәм Елена Солдатова укытучыларга шундый шарт куя – яки алар яулыкларын салып, мәктәпнең кагыйдәсенә буйсына яки эштән китә. Яулыгын салырга теләмәгән ике укытучы эштән китүе турында игълан итә, дистәдән артык яулыклы укытучылар үз хокукларын яклау өчен адвокат Марат Ашимовка һәм җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итәләр. Бу проблема буенча күп кенә дин әһелләре – шул исәптән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Мордовия мөфтиләре Фәһим хәзрәт Шәфиев, Зәки хәзрәт Айзатуллин, Илдус хәзрәт Исхаков, “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Татарстан һәм Россиянең мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе Наилә Җиһаншина, Россия мөселманнар Диния нәзарәтенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчелеге үз фикерләрен белдерделәр. Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева мәктәптә дини атрибутикага урын юк дигән фикерен җиткерде.Рус православ чиркәве вәкиле яулык бәйләүгә уңай карашта икәнлеген җиткерде.

Нәтиҗәдә Азюрка мәктәбендә дресс-код кертелү турындагы документ юкка чыгарылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100