Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мордовия эшмәкәре Татарстан президенты белән очрашу үсәргә этәргеч диде
Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены күргәзмәсе белән танышты.
(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Мордовия эшмәкәре Татарстан президенты белән очрашу үсәргә этәргеч, дип белдерде татар авыллары эшмәкәрләре оештырган күргәзмә вакытында. Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов VII Бөтенроссия татар авыл эшмәкәрләре җыены делегатлары тәкъдим иткән күргәзмә белән танышты.
Мордовиядән килгән эшмәкәр Камил Салихов “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан Республикасы президенты белән очрашу үсәргә этәргеч булып торуын әйтте.
“Рөстәм Миңнеханов көнбагыш үстерү белән шөгыльләнүемне хуплады. Көнбагышымны югары бәяләде, бигрәк тә арахис белән кушып саткан көнбагышларны хуплады. Президент киләчәктә уңышлар да теләде”, - диде эшмәкәр.
Исегезгә төшерәбез, Бөтендөнья татар конгрессы 1-3 март көннәрендә VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыа.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз