news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мордовия эшмәкәре Рафыйк Фәтхуллов Бөтенроссия авыл сабан туенда мәчет ачарга ниятли

2 июльдә илкүләм авыл сабан туе Ләмбрә районы Аксюн авылында «Юлдаш» хуҗалыгы территориясендә узачак.

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Мордовиянең «Юлдаш» КФХ башлыгы эшмәкәре Рафыйк Фәтхуллов быел Бөтенроссия авыл сабан туенда мәчет ачарга ниятли. Бу хакта ул Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырышында әйтте.

Ул 2 нче июльдә илкүләм авыл сабан туе Ләмбрә районы Аксюн авылында үзләренең «Юлдаш» хуҗалыгы территориясендә узачагын искәртте. «Зур мәчет салдырдым. Бүген тулысынча төзелеп бетте. Сабан туе көнне мәчетне рәсми ачарга ният кылабыз», — диде Рафыйк әфәнде.

Ул 2500 гектар җирдә авыл хуҗалыгы культуралары үстерүләрен, 500 баш ат асрауларын әйтте. 25 төрле хәләл казылык, тутырмалар җитештерәләр. 

«2017 елда татар эшмәкәрләре клубын оештырдык. 40 тан артык эшмәкәр катнаша. Татар халкыбызның гореф-гадәтләрен, телебез, динебезне сакларга тырышабыз. Рамазан аенда зур ифтарлар уздырабыз», — дип сөйләде. 

Мордовия эшмәкәре гадәттә Сабан туйларына Татарстаннан бүләк тә ясалуын искәртте. «Безгә дә андый бүләк булса, татар мәдәният үзәген оештырырга ниятлибез», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100