news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мордовия эшмәкәре Рөстәм Миңнехановны быел Аксюн авылында узачак Сабан туена чакырды

“Без татар халкы традицияләрен, мәдәниятен, динен сакларга тырышабыз”, - ди Ләмбрә районы Аксюн авылыннан Рафыйк Фәтхуллов.

Мордовия эшмәкәре Рөстәм Миңнехановны быел Аксюн авылында узачак Сабан туена чакырды
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Мордовия Республикасы эшмәкәре Рафыйк Фәтхуллов быел туган авылы Аксюнда Сабан туй үткәрергә җыенуларын әйтте. Бәйрәмгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны чакырды.

VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында ясаган чыгышында ул Мордовиядә 43 мең татар кешесе яшәгәнен билгеләп узды.

“Быел җәен 6 июльдә Ләмбрә районы Аксюн авылында зур Сабан туе уздырырга җыенабыз. Кунак итеп Сезне дә чакырабыз”, - дип мөрәҗәгать итте Рафыйк Фәтхуллов Рөстәм Миңнехановка һәм Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегенә.

“2017 елда Мордовия өлкәсендә татар эшмәкәрләре клубы оештырылды, анда 42 татар эшмәкәре катнаша. Без татар халкының традициясен, мәдәниятен, динен сакларга тырышабыз. 2007 елда авылда зур мәчет төзеттек. Рамазан аенда ифтарлар оештырабыз. Эшмәкәрләр клубында хәйрия фонды бар, зур эшләр алып барабыз. Бөек Ватан сугышы ветераннарына, балалар йортларына ярдәм итәбез”, - диде.

Эшмәкәр татар балаларының футбол командасы зур турнирларда беренче урында баруын, татар егетләреннән торган хоккей командасы быел да финалга чыгуы турында сөйләде. “Шулай ук “Җырлы авылым тавышлары” татар җыр фестивален үткәрәбез, республиканың бөтен татар авылларыннан килеп катнашалар”, - диде.

Рафыйк Фәтхуллов авылда “Юлдаш” крестьян-фермер хуҗалыгын оештырып җибәргәне турында сөйләде. “Безнең карамакта 2500 гектар җир, авыл хуҗалыгы культурасын үстерәбез. Бодай, арыш, арпа үстерәбез. 500 баш ат асрыйбыз, казылыклар җитештерәбез”, - диде. Аларның продукциясе белән күргәзмәдә Рөстәм Миңнеханов та танышып, югары бәя биргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100