news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мораль-этик яктан сорау тудырган әкиятләр академик басмаларга кертелмәскә мөмкин

Мораль-этик яктан сорау тудырган әкиятләр академик басмаларга кертелмәскә мөмкин
Рамил Гали

Балаларның психик һәм физик сәламәтлеген саклау турындагы законнарга туры килеп бетмәгән татар халык әкиятләре академик басмаларга кертелмәскә мөмкин. Андый һәр очрак аерым каралачак.

Мораль-этик яктан сораулар тудыра торган халык авыз иҗаты әсәрләренә караш мәсьәләсен Татарстан китап нәшриятының Балалар әдәбияты бүлеге мөдире Айсылу Галиева ИЯЛИ галимнәре белән «Татар-информ»да үткәрелгән матбугат конференциясендә күтәреп чыкты.

«Академик басмаларда экспедицияләрдә җыелган материал үзгәрешсез бирелергә тиеш. Миңа басмага әзерләү өчен әкиятләр китабының бер томлыгы тапшырылды. Мин ул китапны эшләгәндә редактор буларак төзәтмәләремне кертә аламмы? Әкиятләргә кулымны тыга аламмы?» – дигән сорау куйды ул галимнәр алдына.

«Академик басмада редакторлык белән шөгыльләнә алмыйбыз», - дип җавап бирде Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты дииректоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин.

Айсылу Галиева балаларның психик һәм физик сәламәтлеген саклау турында закон барлыгын, ә халык авыз иҗаты әсәрләре әлеге законнан аерымрак торуын искәртте. «Димәк, халык авыз иҗатының әкияләр томына 18+ дип язарга тиеш булабыз. Чөнки мораль-этик яктан хәтта ки порнографик характердагы җөмләләр бар. Мин аларны редактор буларак нишләтергә тиеш? Сызып кына атарга һәм җәя эченә өч нокта куяргамы?» – дип дәвам итте ул фикерен.

«Һәр очракны аерым карап, бәлки, кайбер әкиятләрне төшереп тә калдырырга кирәктер. Төзүчеләр белән сөйләшергә кирәк. Әмма без әкиятләрне редакцияләүгә бара алмыйбыз. Әлеге материалның информанты бар – паспорты дибез инде. Без булган байлыкны бирәбез», - диде Ким Миңнуллин. Ул мондый очракларның әкиятләр белән генә чикләнмичә, башка жанрларда да булу мөмкинлеген фаразлады.

«Димәк, минем редактор карашына әкияттә юньсез әйбер бар икән, әйтик, мин синең анаңны үземнең хатыным ясыйм дигән мәгънәдә, андый әкиятләрне без төшереп кенә калдырырга тиеш булабызмы?» – дип ачыклык кертүне сорады Айсылу Галиева. Ул төзүчеләрнең академик басмада өтерне үзгәртергә дә рөхсәт итмәвен өстәде.

«Һәрбер очрак буенча аерым сөйләшергә кирәк. Бу сезнеке генә түгел, безнең проблема да», – дип әңгәмәне төгәлләде Ким Миңнуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100