news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Moody's Татарстанның кредит рейтингы буенча фаразын тискәре якка үзгәртте

Мәскәү һәм Санкт-Петербургның кредит рейтинглары Baa1 дан Baa2 га төшкән

 (Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Moody's Халыкара рейтинг агентлыгы Россиянең берничә төбәге һәм шәһәре буенча кредит рейтингы буенча фаразларны тискәре якка үзгәртте. Алар арасында Татарстан да бар.

ТАСС белдерүенчә, Moody's РФ шәһәрләре һәм төбәкләре рейтингын раслаган. Шул ук вакытта 12 төбәк һәм шәһәр буенча фаразлар тискәре. Бу Коми, Башкортстан, Татарстан, Чуашстан Республикаларына, Ханты-Манси автоном округына, Красноярск крае, Түбән Новгород, Омск һәм Самара өлкәләренә, Волгоград, Краснодар һәм Омск шәһәрләренә кагыла.

Моннан тыш, Мәскәү һәм Санкт-Петербургның кредит рейтинглары Baa1 дан Baa2 га төшкән.

Шулай ук «Водоканал-Финанс» ҖЧҖ, «Западный скоростной диаметр» ААҖ һәм «Водоканал» ДУП дәүләт компанияләренең дә рейтинглары төшкән.

Агентлык бу гамәлләрне Россиянең суверен рейтингы тискәре фаразлар белән Baa1 дан Baa2 га төшүе белән аңлата.

news_right_1
news_right_2
news_bot