Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Моның кадәр кунак булганы юк иде әле – 2026 елгы «KazanForum»да ниләр көтелә?
12-17 май көннәрендә Казан XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кунакларын кабул итә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, 103 илдән катнашырга теләүчеләр теркәлгән. Республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ТР Министрлар Кабинетында брифингта шул хакта әйткән иде. «Рекордлы күләмдә катнашучылар көтелә. Моның кадәр кунак булганы юк иде әле», – дип белдерде ул.
Иң зур делегацияләр Төрекмәнстан, Азәрбайҗан, Төркия, Үзбәкстан, Мисыр, Казахстан, Оман Солтанлыгыннан көтелә. Әйтик, Оманнан 60 кешелек бизнес делегация килергә теләк белдергән. Талия Миңнуллина сүзләренчә, бик күп илләрдән төрле тармак министрлары катнашуы ниятләнә. Мисырдан гына да дүрт министр килер дип фаразлана.
Россия Федерациясе төбәкләренә килгәндә, Әстерхан, Брянск, Киров, Томск өлкәләре, Донецк Халык Республикасы, Кабарда-Балкар, Карачай-Черкас, Чувашия, Мордовия республикаларыннан рәсми затлар һәм кунаклар киләчәк.
Фото: © Татарстан Рәисе матбугат хезмәте (Марсель Бадыкшин фотосы)
Эшлекле программа
Өч көнлек эшлекле программада 149 чара, 21 трек каралган. Алдагы өч көнне төрле тематик мәйданчыкларда сессия утырышлары оештырыла. 13 майда – 36, 14 майда – 46, 15 майда 48 сессия узачак.
Сәүдә, икътисади, фәнни һәм теник хезмәттәшлек буенча Россия-Индонезия һәм Россия-Мали Хөкүмәтара комиссияләрен уздыру планлаштырыла. Төркмәнстан һәм Кыргызстан комиссияләре рәистәшләре белән очрашулар, туризм буенча Россия-Малайзия эшче төркеме утырышы каралган. Ике яклы ун конференциядә Россиянең төрле илләр белән үзара багланышлары буенча фикер алышулар булыр дип көтелә.
Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең милли банклары корылтае беренче тапкыр уздырыла.
Ислам финансларына игътибар биреләчәк. Ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык учеты һәм аудит буенча оешма партнерлык финанслары һәм инвестицияләр буенча икенче AAOIFI халыкара конференциясен үткәрәчәк.
Ислам хезмәттәшлеге оешмасы яшь дипломатлары форумы ун еллыгын билгеләп үтә. Бу чарага Россия төбәкләреннән һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән 60лап кеше килүе көтелә.

«Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасының мәгълүмат агентлыклары берлеге белән ислам дөньясы вәкилләре өчен медиафорум үткәрә.
Шәрыкъ мәдәниятләре фестивале күргәзмәсе гарәп һәм көнчыгыш илләре мәдәниятләренә багышланган. Программага видеороликлар, фотосурәтләр, плакатлар конкурслары, көнчыгыш телләре буенча мастер-класслар, шәрыкъ илләре турында мәгърифәтчелек юнәлешендәге документаль фильмнар күрсәтү кергән.
Инвестицион һәм инфраструктура проектларына багышланган Russia & Islamic World Cooperation Expo күргәзмәсе, International Property Market күчемсез милек халыкара күргәзмәсендә Россия һәм чит илләрдән дәүләт структуралары вәкилләре, инвесторлар, архитекторлар очраша.
13 май: «Казан хәләл маркет»
Программадагы төп чараларга, күз салсак, иртәгә, 13 майда, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында «Агросәнәгать паркы»нда «Казан хәләл маркет» ачыла. Талия Миңнуллина әйтүенчә, әлеге күргәзмә форум делегатлары өчен генә түгел, барлык халык өчен ачык булачак. Теләгән һәркем хәләл ярминкәдән азык-төлек, төрле кәсепчелек, һөнәрчелек эшләнмәләрен сатып ала алачак.
Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең сәүдә-сәнәгать палаталары форумы, Россия Ислам икътисади форумы – зур әһәмияткә ия вакыйгалар.
Шулай ук, зур чаралардан 13-15 май көннәрендә Юныс Әхмәтҗанов исемендәге өченче халыкара яшь пешекчеләр турниры үткәрелә. 18 илдән 16 яшьтән алып 25 яшькәчә пешекчеләр көч сынаша. Татарстан, Россия, Үзбәкстан, Тунис, Төркия, Малайзия, Индонезия, Ливанның милли ашлары тәкъдим ителәчәк.
«Пирамида» сараенда кичке 18 сәгатьтә Modest Fashion Day мода күрсәтү чарасы үткәрелә.

14 май: Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең мәдәният министрлары корылтае
14 майда Казан Ратушасында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең мәдәният министрлары корылтае узачак. 28 илдән һәм 4 халыкара оешмадан – Ислам хезмәттәшлеге оешмасы, ИСЕСКО, ОИС каршындагы РФ даими вәкиллеге, Гарәп дәүләтләре лигасыннан 38 рәсми делегация катнашуы көтелә.
Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова брифингта шулай дип белдерде.
Фото: © Татарстан Рәисе матбугат хезмәте (Марсель Бадыкшин фотосы)
Ул ИСЕСКО Генераль ассамблеясенең (мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча ислам оешмасы) алдагы утырышында Казанга ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын бирү карары кабул ителгәнен искәртте. «Безнең өчен бу – зур мәртәбә», – диде Ирада Әюпова һәм Татарстан мәдәниятен төрле илләрдә күрсәтү эше алып барылганын искәртте.
Мәдәният министры төрле илләрнең ике яклы бизнесы үсешендә мәдәни багланышларның әһәмиятен билгеләп узды.
«14 дәүләттән, шул исәптән Азәрбайҗан, Мисыр, Иран, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Таҗикстаннан - мәдәният министрлары, башка илләрдән мәдәният министры урынбасарлары киләчәк. Корылтай Россия мәдәният министры Ольга Любимова җитәкчелегендә узачак», – диде Ирада Әюпова.
15 май
«KazanForum» төп пленар утырышы «Казан Экспо» үзәгендә 15 майда 15.00 сәгатьтә көтелә. Ул Аның темасы – «Картадагы нокталардан – үсеш нокталарына: технологик һәм финанс инициативаларын берләштерү».
«Россия-Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеменең пленар утырышы, шулай ук, 15 майда узачак. Катнашучыларны 9:00 сәгатьтә Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта көтеп калалар.
Быел төркемгә 20 ел. «Бу төркем 20 ел эчендә көчле мәйданчыкка әйләнде. Быел пленар утырыш темасы – «Россия һәм ислам дөньясы арасында хезмәттәшлек һәм үзара аңлау нигезе буларак гомуми кыйммәтләр». Группа линиясе буенча 90лап кеше килүе көтелә, алар арасында 50 федераль һәм 40 чит ил кунагы бар», – диде республика Рәисе ярдәмчесе, «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме рәисе урынбасары Марат Гатин.
Ул Россия һәм Татарстанга инвестицияләр кертү бу төркем эшенең төп максаты булуын искәртте. Алга таба яшьләр белән эшләүгә игътибар көчәйтеләчәген белдерде.
Пленар утырышта «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеменә җитәкчелек итүче Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллинның катнашуы көтелә. Ул Россия Президенты Владимир Путинның сәламләү сүзләрен җиткерәчәк.
Millennium Panorama ИСЕСКО Генераль ассамблеясе съездын кабул итәчәк.

16 май
«Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә «Милли тормыш һәм дин» татар дин әһелләре форумы.
17 май
«Изге Болгар җыены» 17 майда узачак. Программада: Тәүбә» мәрасиме, җәмәгать белән өйлә намазы, концерт, милли көрәш, Татарстан һөнәрчеләре күргәзмәсе.
Тәүге тапкыр «КазанФорум» кысаларында ат чабышлары һәм жокейлар чемпионаты үткәрелә. Татар атлары чабышы да көтелә. Керү ирекле. Талия Миңнуллина гаиләләр белән килеп карау мөмкинлеге булуын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз