news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Монреальда 2019 елгы Сабан туе узды

Бәйрәмдә Торонто һәм Оттавадан Канада корылтае вәкилләре катнашты.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Монреальда 2019 елгы Сабан туе узды. Мирас татар мәдәнияте үзәге чакыруы буенча бәйрәмдә Торонто һәм Оттавадан Канада корылтае вәкилләре катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестиваль дусларча һәм күңелле атмосферада үтте. Канада корылтае Мирас вәкилләрен сәламләделәр һәм аларга традицион чәк-чәк һәм истәлекле хат тапшырдылар. Корылтай әгъзалары Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров җибәргән сәламләү сүзләрен укыдылар.

Быел башкорт теле буенча диктант язган монреальлыларга катнашучы сертификатлары тапшырылды. Соңыннан бәйрәмдә Дустар ансамбле башкаруында Рим Хәсәновның «Өфе юкәләре» җыры яңгырады.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot